9 гыйнвар 2025 яңалыклары
-
Миңа ярдәм кирәк: Башкалар кебек буласым килә
«Мин 5 нче сыйныфта укыйм. Сыйныфыбызда бердәнбер отличник! Әти-әнием өй эшләремне гел тикшереп, «Укы!» – дип торалар. Сыйныфташлар телефонда уйнаганда, мин дәрес әзерлим. Дәресләрдән соң түгәрәкләр дә бар әле. Кайчак берни дә эшләмичә, телефонда гына утырасы килә. Ни өчен сыйныфташларым шулай эшли ала, ә мин, әти-әниемне тыңлап, укыйм да укыйм?! Минем дә башкалар кебек буласым килә!» -
ВОЛГОГРАД (СТАЛИНГРАД)
2025 ел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Без дә әлеге дата уңаеннан, яшь укучыларыбызны илебезнең Герой-шәһәрләре белән таныштырып барырга булдык. Бүген Волгоград (Сталинград) шәһәре белән танышырбыз. 1945 елның 1 маенда Сталинградка (хәзерге Волгоград) «Герой-шәһәр» исеме бирелә.