Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

8 Март – күңелем шат! - Иҗат мәйданы

Бәйрәм белән!8 Март –Минем күңлем шат.Әнисен котлап,Җыр көйли Гөлшат.Камилә Насыйбуллина, Казан, 129нчы мәктәп, 2нче “А” сыйныфы Яз киләТабигатебезне бар матурлыкка күмеп яз килә. Яз килүнең иң беренч...

Бәйрәм белән!
8 Март –
Минем күңлем шат.
Әнисен котлап,
Җыр көйли Гөлшат.
Камилә Насыйбуллина,
Казан, 129нчы мәктәп, 2нче “А” сыйныфы
Яз килә
Табигатебезне бар матурлыкка күмеп яз килә. Яз килүнең иң беренче билгеләре дип, мин кояшның күзләрне чагылдырып тагын да ныграк каравын, түбәдән тамчылар тамуын, җылы яктан тезелеп-тезелеп кошлар кайтуын әйтер идем. Нинди ямьле мизгел бит бу!
Әйе, табигатьнең нәкъ менә шундый вакыты хәзер – кыш белән яз көрәшә. Ләкин барыбер яз фасылы өстен чыга: кышын яуган карлар эри, елгалардагы бозлар ташу булып агалар. Йортыбыз янында балалар белән бергә җыелып, көймә йөздерү үзе бер кызыклы вакыйга.
Менә тиздән яшел чирәм чыгар, бар моһит хуш искә тулыр. Менә шуңа да елның бу фасылы миңа бик ошый!
Фирүзә Миннегазиева,
Казан, 129нчы мәктәп, 5нче “А” сыйныфы
Кушамат
Кушамат, кушамат дибез,
Кайдан килгән белмибез.
Һәм шуларны белер өчен
Тарих битен күзлибез!
Килгән алар элеккедән,
Әби-бабай дәвереннән.
Бүгенгәчә яши алар
Чыкмыйлар һич күңелдән.
Минем кушаматым – Куян!
Горурланып хәтта куям.
Оялмыйча яшим җирдә,
Кушаматым диеп, Куян.
Лиана Гатиятуллина,
Казан, 129нчы мәктәп, 7нче “А” сыйныфы

Буран
Улый-улый
Буран уйный.
Һәр почмакка
Кереп-чыгып,
Бертуктаусыз тузгый.
Я өй түбәсен себерә,
Я инде үзеңне өшетә.
Ә яз килмәкче була,
Җылытмакчы була.
Ләкин кыш тыңламый:
Барыбер себерә,
Өшетә, йә очырта.
Әнием
Әнием – син минем,
Йөрәгемнең нуры.
Син әнием минем
Иң әйбәт, тугры.
Һәрвакыт син һәр җирдә,
Кояш кебек көләсең.
Куеныңа керсәм мин,
Май кебек эретәсең.
Синнән дә яхшы әни
Юктыр җир шарында.
Җил-яңгыр тими генә
Үсәбез кочагыңда.
Мәликә Галәветдинова,
Балтач, Бөрбаш мәктәбе, 5нче сыйныф
Бәхетле балачак
Кемнәр генә хыялланмый
Бәхетле балачак турында.
Күпме серләр яшеренгән
Аның назлы кочагында.
Иң матур хатирәләр,
Истә кала хәтердә.
Бик күп дуслар табыла
Шат балачак илендә.
Ашыгабыз, ашкынабыз,
Тизрәк үсәргә, дибез.
Инде үсеп буй җиткәч,
Балачак кайтсын, дибез.
Сабый чакта бар да рәхәт,
Татлы төш, хыял илем.
Әти-әни кочагында
Мәңгегә калыр идем.
Алёна Тимашева,
Мөслим, Яңа Усы мәктәбе, 9нчы сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев