Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Агния Барто шигырьләре

Балалар өчен шигырьләр

Ялгызлык

Юк, китәм бөтенләйгә!

Кайтмаячакмын мәңге:

Юкса, күп сорау бирәм

Һәм ашамыйм бәрәңге.

 

Зурларга тупас дәшәм

Һәм юкка бәхәсләшәм.

Әйбәт булыр урманда

Ялгыз башым яшәсәм.

 

Мин ялгызлык яратам –

Чыкмас монда талаш та.

Өемне дә сагынмыйм –

Рәхәт яшәү шалашта.

 

Берәр чытырманлыкта

Берәр күл дә табармын.

Тик мин футбол яратам –

Кемнәр белән уйнармын?

 

Иң яхшысы, һәркемгә

Шалаш ясыйм мин көн дә.

 

Чакырам малайларны,

Чакырам да аларны

Берәр шалаш өләшәм.

Әтиләрне дә дәшәм.

 

Ләкин шуны белегез –

Бөтенләйгә килегез!

 

 

Чыгып кына тора җай!

Бәхетем йолдызы миңа

Гел, ярдәм итеп тора:

Әйбәт бер кыз белән көн дә

Очрашу көтеп тора.

 

Наташа ул. Кунакка дип

Барса апаларына,

Очраклы гына барам да

Басам капкаларына.

 

Очрашабыз тукталышта,

Кибеттә... ялгыш кына

Очраклы очраштырадыр

Безне шул язмыш кына.

 

Тик ул җайны, ул очракны

Мин көннәр буе көтәм:

Урамнарыннан да үтәм.

Көтәм дип, туңып бетәм...

 

Урамда уза көннәрем

Шул кызны көтеп кенә.

Тик ни... сөйләнә күрмәгез,

Әйтәм сер итеп кенә.

 

Кызарам

Әллә нишләдем әле,

Шуңа янам, сызланам:

Чөнки мин бик еш кына

Бер сәбәпсез кызарам.

 

Пәке сорый күрше кыз,

Ә мин торам кызарып.

Юкса берни әйтмәде

Алай кәеф бозарлык.

 

Тик түкмәгән дә идем

Шул караны өстәлгә.

Тик сизәм – керә йөзем

Алсу, кызыл төсләргә.

Ә кичә Лена әйтә:

‒ Кызарасың юкка, - ди, -

Кызару модно түгел,

Кызарудан тукта! – ди.

 

Ә мин торам кызарып,

Китә алмыйм кузгалып.

 

 

Җәнлекләр уйлый микән?

Җәнлекләр уйлый беләме?

Төгәл белмим мин ансын.

Әйтик, песи уйлый микән

Соңыннан ни буласын?

Хәер, песи нигә әле

Ул турыда уйласын?

 

Койрыклары бар, уйлары

Бармы соң бозауларның?

Барын бардыр, каян белик

Уйларын без аларның.

 

Этләр дә уйлый беләдер,

Этләрне дә уй баса.

Колаклары шиңә этнең,

Сагышлы уй уйласа.

 

Кошлар турында да уйлыйм:

Уйлыйдыр кош халкы да.

Аларны да салкын өтә.

Өтеп ала ялкын да.

Уйлыйдыр алар иң элек

Кошчыклары хакында!

 

Җәнлекләр уйлый беләме?

Беләләрдер, белмичә...

Әби: “Юк!” – ди. Тик ярамас

Тагын бер тикшермичә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев