Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Балалар өчен шигырьләр

Бүген балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, егермеләп китап авторы, Р. Төхфәтуллин премиясе лауреаты, «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» һәм «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклап калган һәм үстергән өчен» күкрәк билгеләре иясе Резеда Фәрхетдинованың туган көне. Без - «Сабантуй» журналы редакциясе хезмәткәрләре чын күңелдән котлыйбыз һәм балалар өчен шигырьләрен тәкъдим итәбез.

САБАНТУЙ
Кайсыгызда нинди уй?
Бездә бүген Сабантуй.
Кул ярышында - Әмир,
Ә Гаяз күтәрә гер,
Ильяс аркан тартыша,
Һәммәсе дә тырыша.
Гөлнара чүлмәк ватты,
Гөлназ аңа кул чапты.
Булат колгага менгән,
Ул ничек менә белгән?
Атлар чабышы бара.
Атка атланган Гата.
Айрат та чаба атта,
Марат та калмый артта.
Берсеннән дә түгел ким
Көрәштә безнең Хәким.
Барсын да егып атты -
Тәкә күтәреп кайтты.
«Барысын да җинәргә!» -
Һәммәбездә шундый уй.
Килегез сез кунакка,
Бүген бездә Сабантуй!

ДӘРЕСКӘ СОҢГА КАЛА
Оялтып та карадык,
Почмакка да бастырдык.
Бер дә җыймый бүлмәсен,
Ничек моңа түзәсе?
Эш күбәйде әнигә,
Эшләр артты әтигә,
Эш җитерлек әбигә.
Вил үзе дә интегә:
Бер әйберен табалмый.
Ничек йөри абынмый?
Кием-салым - өстәлдә,
Дәфтәр-китап - идәндә,
Ашыкканда мәктәпкә,
Оекбашлар югала.
Шул сәбәптән Вил көн дә
Дәрескә соңга кала.

МАТЕМАТИТКА ДӘРЕСЕ
Укытучы апа әйтте:
«Алмалар, — диде, - сигез.
Алмас, шуны дүрт балага
Бүлеп бирче тип-тигез».
Әллә уйлап, әллә уйнап,
Жавабын бирде Алмас:
«Алмаларны шулай бүлсәм
Миңа бөтенләй калмас!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев