Бүре

Чечен халык әкияте
Күптән инде, бик борынгы заманнарда җирдән бик көчле давыл узган. Диңгез һәм елгалар ярларыннан чыккан, таулар җимерелгән, агачлар төбе-тамыры белән кубарылып чыккан. Давыл бик күп бәхетсезлекләр китергән. Җир йөзендәге бөтен тереклек иясе, куркынычсыз урыннар эзләп табып, качып котылганнар. Давылдан бер бүре генә курыкмаган. Кыя өстенә менеп баскан да давыл белән бергә-бер чыккан. Давыл аның тиреләрен ерткалаган, йоннарын йолыккан, барыбер урыныннан кузгата алмаган.
Ниһаять, давыл узган, җил тынган. Берни дә булмаган шикелле ялтырап кояш килеп чыккан, җирдә тынычлык урнашкан.
Җәнлек-җанварлар да акрынлап яшеренгән урыннарыннан чыга башлаганнар. Җыелышып, давыл белән көрәшкән бүре янына килгәннәр.
‒ Бүре, җил агачларны кубарып ташлаганда, җирне су басканда, кыя-ташлар җимерелгәндә бары бер син генә урыныңнан кузгалмадың...
Канга батып беткән горур бүре еракка төбәлгән карашын алмый гына болай дип җавап биргән:
‒ Бу җир – минем Ватаным, ни генә булмасын, нинди генә бәхетсезлек сагаламасын, Ватанымны беркайчан да ташлап китмәячәкмен.
Бу сүзләр башка җанварларны уйланырга мәҗбүр иткән. Оятларыннан алар кире өннәренә борылып кайтып киткәннәр.
Яраланып, теткәләнеп беткән, барыбер давылга баш имәгән бүре, урыныннан кузгалмый гына җанварлар артыннан карап калган.
Бүренең башка Ватаны юк...
Ватан бер генә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.