Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Эрудитлар

Фәймә Зайнуллина

Эрудитлар кем дисезме?
Укырга яратучы!
Югары белемле түгел,
Укып белем туплаучы!

Эрудитлар – иң белемле,
Һичкайда сынатмыйлар,
Күпне белергә теләсәң,
Укы бик күп китаплар.

Белем багажы нык байый,
Гәзит-журналлар укып,
Кызыксынып, күпне белсәң,
Була эрудит булып.

Белем тупларга кирәк бит
Эрудит булу өчен,
Күп укыганнар күп белә,
Күрсәтә ала көчен.

Беләге бар – берне егар,
Белеме булган – меңне!
Күп белгән кешенең генә
Фикерләве дә көчле!

Күп укыган – күп белгән бит,
Девиз итеп ал шуны!
Телефонда уен уйнап,
Уздырма вакытыңны!
      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев