Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Фәридә кошы

Мәхмүт Хәсәнов (1927-1990)

Безнең өй артында гына бакча бар. Анда кура җиләге, чия, алма үсә. Көне буе кошлар сайраша. Бик матур ул безнең бакча.

Фәридә һәр көнне шул бакчага чыгып уйный. Чәчәкләр җыя. Күбәләкләрнең, бал кортларының чәчәктән чәчәккә очып кунуларын карап тора. Алар бал җыялар икән. Әнисе шулай диде.

Беркөнне Фәридә, бакчага чыгу белән, шунда ук йөгереп өйгә керде.

- Әни! Әни, дим... Бакчада бер кош әллә нәрсә тапкан, – диде ул. – Әйдә әле, әни. Чыгып кара. Нәрсә икән ул?

Фәридәгә ияреп, әнисе дә бакчага чыкты. Чыннан да, куе куаклык янында бер кош, кемнедер ярдәмгә чакыргандай, өзгәләнеп чыркылдый иде. Кош әле ук кебек атылып җиргә төшә. Ул да булмый, ут капкандай өтәләнеп, яңадан куаклыкка килеп куна. Ә үзе чыркылдый да чыркылдый...

- Нәрсә булган соң аңа? – диде Фәридәнең әнисе, гаҗәпләнеп.

Алар куаклыкка якынлашкач, кош тагын да көчлерәк чыркылдарга кереште.

Фәридә әнисен куаклык янына алып килде һәм узган ел коелган яфраклар арасында яткан куак төбендәге бер кошчыкны күрсәтте:

- Менә!

- Кызым... – диде Фәридәнең әнисе. – Бу бит аның баласы. Оясыннан егылып төшкән ул. Җил төшергән аны...

Чыннан да, куе куак арасында кошның нәни генә оясы да бар иде.

- Әни! Әни, дим... Нинди кош бу?

- Кура җиләге чыпчыгы бу! – диде әнисе.

- Әйбәт кошмы ул?

- Бик әйбәт кош, кызым. Ул зарарлы бөҗәкләрне ашый. – Аннары әнисе Фәридәгә болай диде:

- Кызым! Әкрен генә алып, оясына сал әле үзен.

Фәридә әле каурыйлары да чыкмаган, сап-сары томшыклы, нечкә муенлы кошчыкны саклык белән генә оясына салды. Ояда шундый ук тагын ике кош баласы бар иде.

Фәридә белән әнисе читкәрәк киткәч, кош куаклыкка кереп чумды һәм шунда ук шатлыгыннан сайрап та җибәрде.

- Ишеттеңме, кызым? Кош сайрый... Сиңа рәхмәт әйтә ул, – диде Фәридәнең әнисе.

Шул көннән башлап, бакчада нинди генә кош сайраса да, Фәридә, тәрәзә янына йөгереп килеп:

- Әни! Әни, дим... Тыңла, минем кошым сайрый! – дип куана торган булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев