Габдулла Тукайның һәр бала белергә тиешле 10 әсәре

Габдулла Тукай үзеннән соң 10 меңнән артык шигъри юллар (400дән артык шигырь, 9 поэма) һәм 50 биткә якын проза әсәрләре (350 хикәя, очерк һәм истәлекләр) язып калдыра. Татар халкында бөек шагыйребезнең әсәрләрен белмәгән кеше юктыр. Без алар ярдәмендә үсәбез, тәрбияләнәбез.
Габдулла Тукайның балалар өчен иҗат иткән шигырьләре шактый күп. Аларның күбесе җырга әйләнгән, сүзләрен укый башлагач, үзеннән-үзе көйли дә башлыйсың («Туган авыл», «Карлыгач»). Тукай балалар күңелен аңлап, кызыклы образлар тудырып әлеге темаларга җавап табарга, еш кына баланың үзеннән геройларның кылган гамәлләреннән сабак алырга өнди. Ә хәзер һәр татар баласы укырга тиешле 10 әсәрне санап китик.
1. Шүрәле
Балаларның гына түгел, олыларны да уйландырырга мәҗбүр итә торган әсәрләрнең берсе. Әле һаман да галимнәрне «Былтыр уңай героймы, әллә юкмы?» дигән сораулар борчый.
2. Су анасы
Кеше әйберен урларга ярамый икәнен бик яхшы төшендерә торган икенче шигырь. Бала исеменнән сөйләү аны тагын да ныграк тоярга, аңларга ярдәм итә.
3. Гали белән Кәҗә
Бу юлларны, кәҗәнең нигә сакал селкетүен белмәгән кеше юктыр.
4. Кәҗә белән сарык хикәясе
Юмор белән җәмгыятьтә барган проблемаларны бергә үреп биргән Тукай чын-чынлап зирәк каһарманнарына гашыйк итә.
5. Бала белән күбәләк
6. Сабыйга
Әлеге шигырь әйтерсең лә «Шүрәле», «Су анасы»н укыган сабыйларга багышлап язылган. Тукай курыкмаска һәм бу нәрсәләрне бары тик шагыйрь уйдырмасы, ялган буларак кына кабул итәргә чакыра.
7. Кызыклы шәкерт
Яшьтән үк эшкә өйрәнергә кирәк икәнлеген шагыйрь шук Акбай образында күрсәтә.
8. Эш беткәч уйнарга ярый
9. Бишек җыры
10. Кышкы кич
Өстәп: Болардан кала әле тагын бик күп шигырьләр бар. Шулардан «Таян Аллага», «Туган авыл», «Шаян песи», «Эшкә өндәү», «Карлыгач». Аларны аерып куеп та булмый, чөнки һәрберсе бер-берсен тулыландырып килә. Бер шигырь икенчесеннән башка яши алмас кебек.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....
-
Җәйне «Сабантуй» белән уздыр! Җәй – туйганчы уйнау, рәхәтләнеп ял итү, иҗат белән шөгыльләнү, тәмледән-тәмле ризыклар әзерләү, китаплар уку өчен менә дигән вакыт! Боларның барысын да «Сабантуй» журналы белән бергә башкар!