Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Гавриил Державин

(1743–1816)

Рус шагыйре, Россия империясенең дәүләт эшлеклесе Гавриил Державин 1743 нче елның 14 нче июлендә Казан губерниясендә туган. Державинның ерак бабасы 15 нче гасырда патшага хезмәткә алынган татар кенәзе Баһрим (Ибраһим) булган. Балачагын шагыйрь Казан янындагы Сокуры авылында уздырган. Белемне әнисеннән, соңрак чиркәүдә руханилардан алган. 

1759 нчы елдан Державин Казан ирләр гимназиясендә укый. Өч ел эчендә алман телен өйрәнә, рәсем белән мавыга. 1762 нче елда Преображенский полкына рядовой гвардияче булып хезмәткә керә. Ун елдан исә прапорщик дәрәҗәсенә күтәрелә. 

Державинның беренче әсәрләре хәрби хезмәт вакытында ук дөнья күрә. Тора-бара аның шигырьләр җыентыгы, одалары да басылып чыга.

1791 нче елда Державинны патшабикә Екатерина II нең сәркатибе итеп билгелиләр. Шагыйрь әби-патшаның яшерен киңәшчесе булып та хезмәт итә. 1802–1803 нче елларда Державин юстиция министры булып эшләгәннән соң, отставкага китә һәм Новгород губернасында яши башлый. Гомеренең соңгы елларында шагыйрь әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә. Ул Идел буена һәм Казанга карата мәхәббәтен беркайчан да җуймый. Казан образы аның берничә шигырендә дә чагыла. 

Державин вафат булгач, аның хатыны Казан университетының мохтаҗ студентларына стипендияләр булдыру өчен 30 мең сум акча бирә һәм университет китапханәсенә Державинның бер шигырьләр дәфтәрен тапшыра. 

Казанда Гавриил Державинга багышланган һәйкәл бар. Ул Лядской бакчасына керү юлында урнаштырылган. Шулай ук Лаеш районы Сокуры авылында Державинга стела куелган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев