Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Яз турында сынамышлар һәм табышмаклар

Халык авыз иҗаты

Фото: Ринат Нәҗметдинов

 

Сынамышлар:


Апрель актыкларында җылы яңгырлар булса, игеннәр яхшы булыр.
Апрель алтысында аяз булса, җәй коры килер; болытлы булса, ашлык уңарга булыр.
Егерме өченче апрельдә иртә белән чык күп төшсә, карабодай уңар.
Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас.
Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.
Яз көне тамчы бозлары озын булса, сабан ашлыгы озын булыр; әгәр кыска булса, сабан ашлык кыска булыр.
Яз көне урамнарда кар элегрәк китсә, карабодай яхшы булыр.
Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас.
Әгәр карга ябыгып килсә, ашлык уңар.
Кара каргалар ояга утырса, өч атнадан чәчүгә чыгарга кирәк.
Кыр казлары яз көне биектән очсалар, сабан ашлыгы бик уңар, түбәнтен очсалар, ашлык гадәтчә булыр.
Озынборыннар яздан ук югары болгансалар, солы бик уңар.
Сыерчык килгәндә чуар булса, карабодай уңар.
Сыерчыклар иртә килсә, сабан ашлык уңа, соң килсә – арыш уңа.
Сыерчыктан алда тургай килсә, туклык булыр.
Торна кар барында килсә, тары, борчак уңар.
Чана юлы соңга калса, ашлык уңар.

 

 



Фото: Ринат Нәҗметдинов

 

 

Табышмаклар

 

 

***

 

 

1) Колга башында бер өй,

 

 

Кунагым тәрәзәсеннән йөри.

 

 

***

 

 

2) Кара мыеклы җизнәм

 

 

Сагынып-сагынып килгән.

 

 

***

 

 

3) Сикереп төшә, бозны тишә.

 

 

***

 

 

4) Бер карасаң – күксел төсле,

 

 

Бер карасаң – ай сыман.

 

 

Үткән чакта көлә төсле,

 

 

Өзеп ал дигән сыман.

 

 

***

 

 

5) Калтыр-колтыр күч бара,

 

 

Кара юрга буш бара.

 

 

***

 

 

6) Урманны кыркалар, йомычкасы төшми.

 

 

***

 

 

7) Иртәсендә агарта,

 

 

Кичкә каршы каралта.

 

 


 

 

ҖАВАПЛАР:

 

 

1) Сыерчык һәм сыерчык оясы.

 

 

2) Яз.

 

 

3) Тамчы.

 

 

4) Умырзая.

 

 

5) Боз китү.

 

 

6) Сарык йоны алу.

 

 

7) Кыш үтеп, яз килү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев