Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Көз турында нәниләр өчен шигырьләр

Көз турында нәниләр өчен шигырьләр. "Сабантуй" журналы белән бергәләп кечкенәдән әдәбияткә мәхәббәт тәрбиялибез!

Көз турында нәниләр өчен шигырьләр. "Сабантуй" журналы белән бергәләп кечкенәдән әдәбияткә мәхәббәт тәрбиялибез!

Көз
Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Әхмәт Ерикәй

 

Кошлар киткәндә

 

 

— Сыерчыгым, нигә китәсең?
Сагынырмын сине, киткәчтен.
— Көз җитте бит инде, мин туңам,
Килгән идем җәйге костюмнан.

 

 

Бари Рәхмәт


Көзге яңгыр
— Апа, безгә артыбыздан
Шыбыр-шыбыр кем дәшә?
— Кем дә дәшми, көзге яңгыр
Зонтик белән сөйләшә.
Мәрзия Фәйзуллина

 

 

 

 

Көзге җил

 

 

Көзге җил «усал»,
Салкын булса да,
Колак-борыннар
Бераз туңса да.
Куркытмый безне
Һичбер суык җил.

 

 

Мәрзия Фәйзуллина


Салкын, саф һава
Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.
Әминә Бикчәнтәева

 

 

Бу кайчак була?

 

 

Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана,
— Бу кайчак була?

 

 

Габдулла Тукай


Көз
Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта;
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады бездән инде кошлар;
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
Габдулла Тукай

 

 

Көз

 

 

Үтте-китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары
Саргаешып киптеләр.

 

 

Кави Нәҗми


Яфрак бәйрәме
Яңгыр түгел, кар да түгел,
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыймын мин —
Кушыл син яңа җырга.
Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак —
Көзнең матур чаклары.
Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме!
Ләбиб Лерон

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев