Мәшһүр ватандашлар - Лев Толстой
(1828–1910)
Лев Толстой – рус әдәбиятының йөзек кашы. Аның иҗаты һәм фәлсәфи карашлары бар дөньяга танылган. Ә әсәрләре 90 телгә тәрҗемә ителгән.
Толстой 1828 нче елның 9 нчы сентябрендә Тула губернасы Крапивенск өязендәге Ясная Поляна утарында туа. Язучының шәхес буларак формалашуында Казан зур роль уйный. Казанда ул 1841–1847 нче елларда яши. Толстойның нәселе Казан губернасы белән бәйле. Язучының карт бабасы Зөядә воевода булып хезмәт иткән. Бабасы исә 1815–1820 нче елларда Казан губернаторы булган.
Толстой өчен Казан – тормыш мәктәбе. Әти-әнисез калгач та, 13 яшьлек үсмерне Казанга апасы Пелагея Юшковага алып киләләр. Соңрак язучы бу чорны «Балдан соң», «Балачак», «Үсмерчак» һәм «Яшьлек» әсәрләрендә чагылдыра.
1844 нче елда Толстой Россия һәм Европа югары уку йортлары арасында бик югары дәрәҗәгә ия булган Казан Император университетының философия факультетына укырга керә. Университет ректоры – математик Николай Лобачевский Толстойның башка студентлардан аерылып торуы һәм бик сәләтле булуы турында әйтә. Соңрак Толстой юридик факультетка күчә, тик университетны барыбер тәмамламый. Мөстәкыйль рәвештә белем ала, фәлсәфи уйларга бирелә һәм шәхси көндәлек булдыра.
Казанда Толстой хәзерге Кремль урамында урнашкан рус һәм чит ил әдәбияты кибетләренә йөрергә ярата, концерт-театрлар, балларны үз итә. Язучы Казаннан 1847 нче елның 23 нче апрелендә китә. Әмма үз гомерендә ул Казанда тагын өч тапкыр туктала әле.
Бүгенге көндә Казанда элеккеге Горталовлар утарында Лев Толстойның музее эшли. Казанга күченү белән, булачак язучы нәкъ менә биредә яшәгән. Шулай ук Казанда Лев Толстой урамы бар. Толстой скверында язучыга һәйкәл дә урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев