Ни өчен, Чәберчек килмичә, боз китми икән?
(Легенда)
Кайсыбер елны елгаларда боз бик иртә — апрель башларында ук китә башлый, әмма кайбер язны апрель буена да кузгалмый ята. Ул шулай боз җибәрүче Чәберчек дигән кошны көтеп ята, ник дисәң, боз җибәрү аның эше икән, ди. Иртәме, соңмы, язның ничек килүенә карап, менә берзаман Чәберчек кайтып төшә. Килү белән, ул иң элек боз өстенә куна, куна да үзенең бер учка сыеп бетәрлек кечкенә гәүдәсе, сыгылмалы тәпиләре белән көяз-көяз сикереп басып йөри, ул шулай бозның калынмы, нечкәме икәнлеген чамалый икән. Йөргәндә, аның сиртмә кебек озын койрыгы бозга тияр-тимәс кенә селкенеп бара. Шуннан ул, бозның чамасын-ниен белгәч, менә берзаман кинәт кенә алга бер сикереп куна да койрыгы белән бозга суга, сугу белән, боз шатырдап буйга ярыла да китә. Тагын суга — аркылыга ярыла. Өченче сугуда боз бөтенләй калшаеп чыга да кузгалып та китә. Шуңа күрә Чәберчек үзе дә мактанып әйтә икән, ди: — Үзем кечкенә булсам да, койрыгым алтмыш пот! — ди икән. Булса да булыр. Ул хәтле елгаларның шулхәтле калын бозларын сугып ярырлык булгач, авырлыгы шуннан ким булмас та шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев