Рафис Корбан

Рәфис Корбан, чын исеме Рәфис Харис улы Корбанов — татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе (2012 — 2016).
Ул 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Биектау (элекке Дөбъяз) районы Кече Битаман авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала. Күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә.
1977 елда университетның өч курсын тәмамлап, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә эшкә урнаша, икенче елны Буага китеп, ике елга якын «Байрак» исемле төбәк газетасында эшләп ала. 1980 елдан ул янәдән Казанда: шәһәрнең автозаправкалар идарәсендә рәссам, 1982 елдан 1989 елга кадәр Татарстан радиосында башта музыкаль тапшырулар, аннан балалар өчен тапшырулар һәм әдәби тапшырулар редакцияләрендә эшли. 1989 елдан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә — «Салават күпере»ндә, «Идел»дә, «Әдәби җомга» газетасында, Татарстан язучыларының әдәби фонды идарәсендә, «Заман» төрек-татар газетасында, «Шәһри Казан»да төрле җаваплы вазифаларны башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» милли нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеге мөдире хезмәтендә була.
Аннан соң Рәфис Корбан Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләренә җитәкчелек итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.