Сәгыйть Рәмиев
24 февраль - шагыйрь, драматург Сәгыйть Рәмиевнең тууына 145 ел.
Уку
Сөекле сеңелләрем Гафифә илә Вәсимәгә
Безне адәм иткән уку,
Адәмне алга илткән уку,
Илтеп күккә җиткән уку,
Уку, уку, уку.
Юлымызны хак иткән уку,
Йөземезне ак иткән уку,
Үземезне баг иткән уку,
Уку, уку, уку.
Раст, чын кеше эше уку,
Баг вә рәхәт җимеше уку,
Ачкан рәхәт ишеген уку,
Уку, уку, уку.
Гакылга нур биргән уку,
Мөкатдәс уй биргән уку,
Су юкта су биргән уку,
Уку, уку, уку.
Дәүләт, бәхет биргән уку,
Мөлек, тәхет биргән уку,
Безгә кирәк илла уку,
Уку, уку, уку.
Урысча да уку, уку,
Кытайча да уку, уку,
Кемчә генә дә уку, уку,
Уку, уку, уку.
Ирләргә дә фарыз уку,
Кызларга да фарыз уку,
Фарыз эшнең барсы уку,
Уку, уку, уку.
Баг – гөлбакча.
Илла – тик, фәкать.
Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.
Фото: tatar-congress.org
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев