"Сыңар күзлеләр илендә" /Япон халык әкияте/


Озак уйлап тормаган, көймәгә утырган да диңгездәге шул илне эзләргә сәяхәткә чыгып киткән бу. Озак йөзеп көймәсе ярга килеп туктауга моның каршысында коточкыч кыяфәтле бер күзле адәм пәйда булган. Ләкин аңардан һич тә курыкмаган, киресенчә, сөенгән генә сәяхәтче. “Хәзер бу албастыны алдап-йолдап көймәгә утыртам да үзебезгә алып кайтып китәм,” – дип уйлаган ул. Шулчак бер күзле адәм дөнья бетереп: “Әй, бер күзлеләр, тизрәк монда килегез! Безгә диңгездән ике күзле албасты килде!” – дип кычкыра башлаган.
Моның тавышын ишетеп, бер күзле адәмнәр яр буена йөгерешеп төшкәннәр дә ике күзле сәяхәтчене эләктереп тә алганнар. Аннары аны читлеккә ябып, ил буйлап халыкка күрсәтеп йөри башлаганнар.
Ике күзле албастыны күрсәткән өчен, һәр кешедән берәр көмеш җыя-җыя, бер күзле адәмнәр череп баеп беткәннәр, ди.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.