Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

ТИЕН БЕЛӘН АЮ

Айсылу Имамиева әкияте

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер Тиен. Ул Аю белән дус булган. Аюның өе Тиеннекеннән бик ерак булганга, сирәк күрешкәннәр алар. Менә беркөнне Аю Тиенне очраткан да: «Син кая киттең болай?» – дип сораган. Тиен: «Чишмә суына бара идем, чәй эчәргә кил, дустым», – дип җавап биргән.

Кунак озак көттермәгән. Килгәч, икәүләшеп көлешә-көлешә, тәмләп-баллап чәй эчкәннәр. Киткәндә, Аю да Тиенне кунакка чакырган.

Аюның яңа өенә илтә торган сукмак нарат урманы аша уза икән. Тиен адашмасын дип, Аю нарат ботакларына кызыл миләш тәлгәшләре элеп кайткан. Тиенгә дә шулай дип әйтеп калдырган. Ләкин аларның дуслыгыннан көнләшеп йөрүче бер Саескан да яшәгән, ди, бу урманда. «Кызык итәм әле боларны!» – дип уйлаган ул. Аю элгән миләшләрне Бүре өненә илтә торган сукмактагы нарат ботакларына элеп чыккан.

Тиен, бернәрсә дә сизмичә, туп-туры шул сукмактан Аю дустына кунакка киткән. Үзе белән бер төенчек күчтәнәч тә алган. «Барып җиттем!» – дип сөенгән Тиен, миләш тәлгәшләре беткәч. Ләкин, ни күрсен, Аюның өе урынында җимерелергә торган Бүре өне икән. Ул Бүредән чак качып котылган. Яман ачуы чыккан Тиен башка беркайчан да аюлар белән дус булмаска ант иткән. Дуслык ни белән бетәр иде икән?

Шул вакытта көнче Саесканның миләш тәлгәшләрен күчереп элгәнен бер Куян карап торган икән. Эшнең нидә икәнлеген аңлагач, Аюга барып сөйләмәкче булган. Тик Тиенне көтә-көтә тилмереп беткән Аю кышкы йокыга талган икән. Көч-хәл белән уяткан аны Куян. Йокысыннан уянгач, ачулы Аю әй кирәген биргән, ди, көнче Саесканның! Койрыгын чак кына өзеп алмаган, ди.

Тиен дә ишеткән бу хәлне. Аю дустына үпкәләве өчен бик оялган. Ике дус хәзер тату яшиләр, бер-берсенә кунакка йөрешәләр, ди. Мин дә булдым беркөнне Тиенкәйдә кунакта. Бер кәрәз бал күтәреп, Аю да килде. Сыйландык... Бик тәмле булды!

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев