Әйтеп кара!
Журналның март саны тышлыгында яз турында бер шигырь булачак. Түбәндәге шигырьләрнең кайсысы дип уйлыйсың?
Әминә Бикчәнтәева
"Март аенда"
Кар дип җиргә басасың,
Суга кереп батасың.
Чыксын инде умырзая
Кар астында ятмасын.
Мартлар җитсә, яз җитә,
Бураннары булса да,
Песи чыккан урамга
Аяклары туңса да.
Фатих Кәрим
“Яз җитә”
Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла,
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
Агачка кунып чыпчыклар
Чыелдашалар,
Яшькелт-кара сыерчыклар
Әй җырлашалар.
Тиздән шаулап яфрак ярыр
Озын ак каен,
Ал чәчәкләр алып килер
Безгә май ае.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Безнең заман геройлары» «Яшь гвардия» иҗтимагый хәрәкте эшчәнлеге
-
Иң зирәкләр - Азнакайда һәм Сабада КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Шаурма Тәмле булсын!