Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

10 октябрь – «Сабантуй» журналына («Яшь ленинчы» газетасы) 100 яшь!

2024 елның 10 октябрь көне «Сабантуй» журналы өчен аеруча мөһим дата. Нәкъ 100 ел элек октябрь аенда элеккеге «Яшь ленинчы» газетасының (хәзерге «Сабантуй» журналы) беренче саны дөнья күргән.

Ялкынлы комсомол җитәкчесе Шәһит Шаммазов Казанда Габдулла Тукай исемендәге балалар йортында татар балаларының беренче пионер отрядын оештыра. Отряд «Яшь пионер» дигән кулъязма газета чыгара башлый. Беркөнне Шәһит Шаммазов комсомол өлкә комитетында Афзал Шамовны күрә дә, рухланып: «Афзал абый, татар балаларының үз газеталары булачак. Меңләгән данә белән бөтен илгә таралырлык!» – ди. «Ә редакциягез кайда?» – дип сорый Афзал ага. «Хәзергә менә минем кесәдә», – дип җавап бирә Шәһит.  Моннан 100 ел элек «Яшь ленинчы» газетасының беренче саны әнә шулай туа.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев