Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

12 апрель – Космонавтика көне.

1961 елның 12 апреле – дөнья күләмендә тарихка кереп калган истәлекле дата.

Нәкъ менә бу көнне, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган «Восток» космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше – очучы-космонавт Юрий Алексеевич Гагарин. Шулай итеп, 1961 елның 12 апрель көнендә җиһанда 108 минутка сузылган сәяхәт мәңгегә тарихка кереп калды. Бер елдан соң, СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев