Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

12 февральдә нинди тарихи вакыйгалар булган?

Тарихи календарьгә күз салыйк.

1606 елда Сәяхәтче Педро Кирос Аману утравын ача.

1864 елда Мәскәүдә зоопарк ачыла. Мәскәү университеты профессоры Анатолий Петрович Богданов хоопарк ачуның төп инициаторларының берсе була. Ул зообаакчаны  «ачык һавадагы тере музей» дип атаган.   Император Александр II зообакчага беренче фил бүләк итә.

1973 елда «Марс-5» аппараты Марс орбитасына озатыла.  Техник сәбәпләр аркасында, анда озак тора алмаса да, галимнәр өчен шактый кирәкле мәгълүматлар туплана.

1941 елда авыруны дәвалау өчен беренче тапкыр пенициллин антибиотигы кулланыла.
1991 елда  Мәскәүдә Руссиядә Татарстанның даими вәкиллеге ачыла.

1994 елда Лиллехаммерда XVII Кышкы Олимпия уеннары башлана.

2010 елда  Ванкуверда (Канада) XXI Кышкы Олимпия уеннары башлана.
 
Бу көнне кемнәр туган:
1907 — Татарстанның халык артисты Гөлсем Сөләйманова
1923 — балет биючесе Галия Измайлова
1947 — Татарстанның сәясәт эшлеклесе Рафаил Хәким
1948 — Татар шагыйре, журналист Шаһинур Мостафин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев