Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

15 февраль – Муса Җәлилнең туган көне

15 февраль – Муса Җәлилнең туган көне

Муса Җәлил Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый, ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 нче елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга.  1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. 1941 елның ноябрь-декабрь айларында Минзәләдә хәрби-сәяси җитәкчеләр әзерләүче кыска сроклы курсларны тәмамлап, «өлкән политрук» дәрәҗәсе ала. Ленинград фронтында һәм Волхов фронтында «Отвага» фронт газетасында эшли башлый. 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.

Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Дәфтәрләр татар гарәп имләсендә һәм "Яңалиф" татар латин әлифбасында язылган. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган: «Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр».

Сугыштан соң совет шагыйре һәм язучысы Константин Симонов ярдәмендә Муса Җәлилнең шигырьләре бастырыла башлый, тәрҗемә ителә, шагыйрьнең батырлыгы бөтен дәүләткә билгеле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев