Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

18 март - Клара Булатованың тууына 90 ел.

Шул уңайдан шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Алтынчылар...
Унөч, ундүрт яшьтә.
Киләчәктә сездән кем чыгар?
Инженерлар, врач һәм, әлбәттә,
Космонавтлар чыгар, җырчылар.

Үсеп килгән галәм хуҗалары!
Килер көнгә шулар барасы.
Ә бүгенгә менә минем алда
Орбиталар – парта арасы.

Сорау тулы күзләр сиңа карый:
Бер сораумы, йөзме, меңәүме?
«Белмим» сүзен, куй, юк, әйтә күрмә!
Кичермиләр алар белмәүне.

Син белергә тиеш, укытучы,
Ни сорыйлар – шуны белергә.
Укытучы булу – бу шундый эш, -
Белгәнеңне кирәк бирергә.

Белгәнеңне бирә белү кирәк:
Ундүрт яшьлек үсмер хыялын
Чикләмәсен парта орбитасы,
Алтынчының класс дивары.

Бу яшь буын юллар юнәлешен
Синнән ала кая барырга?!
Алар гомере, заман килере өчен
Җаваплы син тормыш алдында.

Унөч-ундүрт яшьтә...
Алтынчылар...
Тик башлана гына юлыгыз.
Киләчәктә сездән кемнәр чыгар?..

Кем булса да –
Кеше булыгыз!

Солдатлар

Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган.

Зур абый да, солдат булып,

Ил чикләрендә торган...

 

Кече абый солдат булып

Китте быел яз гына,

Мин үзем дә солдат булам,

Үсим әле аз гына.

Укытучы апаң йокламаган...

Абажурлы зәңгәр лампасыннан
Өстәлеңә якты сибелгән.
Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән,
Планнар да күптән төзелгән.

Ә ул әле һаман йокламаган,
Төн йокысын нәрсә алган соң?
Сәбәбе син, Азат,
Син дә бүген
Язма эштә «5»ле алгансың.

Табельдәге синең «3»леләрне
Алыштырсын өчен шул билге...
Ничә төне ялсыз үтте аның,
Йөрәк көче күпме түгелде.

Күзләрендә бүген борчу түгел,
Шатлык яна синең җиңүдән.
Алда ята дәрес планнары,
Дәфтәрләре янда өелгән...

Син йоклыйсың, татлы төшләр күреп,
Әнкәң җәйгән җылы урыныңда.
Укытучы апаң, керфек какмый,
Һаман уйлый синең турында.

Фото: Татар-информ сайтыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев