Календарь
19 май - Татарстан матбугаты көне
Бүген Республикабызның каләм ияләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Бу көнне 1905 елда Санкт-Петербургта татар телендә «Нур» газетасының беренче саны чыга. Аңа нигез салучы Гатаулла Баязитов була. Ул мәгърифәтче, дин һәм дәүләт эшлеклесе буларак билгеле. 1905 елның 19 мае татар матбугатының чишмә башы санала. Газета-журналлар нәшер итү белән бәйле барлык һөнәр ияләренең профессиональ бәйрәме әнә шул дата хөрмәтенә билгеләп үтелә.
Шул уңайдан, «Сабантуй» журналы хезмәткәрләрен, хәбәрчеләрен һәм Республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев