21 март - Нәүрүз бәйрәме
Нәүрүз турында фактлар:
🟩2009 елда ЮНЕСКО Нәүрүзне матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертте, ә 21 март Халыкара Нәүрүз көне дип игълан ителде.
🟩Нәүрүз - язгы көн белән төн тигезләшү көне. Төркиядән алып Әфганстанга һәм Төньяк Кытайга кадәр, шулай ук Россиянең күп кенә төбәкләрендә Нәүрүзне зурлап бәйрәм итәләр.
🟩Нәүрүз (фарсыча nōg rōz — «яңа көн») — кояш календаре буенча календарь Яз һәм Яңа ел килү бәйрәме. Күпләр Нәүрүзне мөселманнар бәйрәме дип уйлый, әмма бу алай түгел. Бу кояшлы бәйрәмнең исламга катнашы юк, аның тамырлары борынгы заманнардан килә, ул вакытта язгы көн белән төн тигезлеге көнен Җир йөзендәге барлык халыклар диярлек билгеләп үткән.
🟩Бәйрәм тарихы
Беренче тапкыр рәсми бәйрәм итеп Нәүрүз борынгы Фарсыда, безнең эрага кадәр 500 еллар тирәсендә үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев