24 гыйнвар - Эскимо яратучылар көне
Эскимо көне халыкара бәйрәм санала. Аның датасы очраклы гына уйлап чыгарылмаган. Нәкъ менә 24 гыйнвар көнне 1922 елда Американың Онава шәһәрендәге тәм-томнар кибете хуҗасы Христиан Нельсон «таяктагы туңдырама»ны патентлаган.
24 гыйнвар – иң тәмле бәйрәм – ЭСКИМО яратучылар көне.
Таякчыктагы бәхет, ягъни эскимо турында боларны белә идеңме?
Советлар Союзында эскимо бары тик 1935 нче елда гына барлыкка килә.
Россиядәге һәр кеше елына уртача 3 килограммнан артык туңдырма ашый, аның шактый өлешен эскимо алып тора.
Эскимо һәм эскимослар арасында бернинди дә бәйләнеш юк. Бу туңдырманың барлыгы турында эскимослар белгәч, алар озак кына көлгәннәр. Алар, беркайчан да мондый “бозлы таякчыклар”ны авызга кабып карамаячакбыз, дигәннәр.
Эскимо – кәеф күтәргеч һәм шәп антидепрессант, дип ышандыра Бөекбритания галимнәре.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев