Календарь
28 гыйнвар — Халыкара LEGO көне.
Нәкъ бу көнне, 1958 елда, LEGO компаниясе заманча LEGO кирпечен патентлаткан.
Тарих һәм фактлар
- LEGO Group компаниясе башта агач уенчыклар җитештергән.
- LEGO исеме дат телендәге «leg godt» сүзләреннән килеп чыккан, ул «яхшы уйнау» дигән мәгънәгә ия.
- Компаниянең үзәге Даниянең Биллунд шәһәрендә урнашкан.
- Биллундта LEGO элементларыннан тулысынча төзелгән Леголенд паркы бар. Беренче Леголенд 1968 елда ачылган.
- Бүген дөньяда 12 Леголенд эшли һәм тагын 3 парк төзелү стадиясендә.
Бу бәйрәм конструктор җыю белән мавыгучы балалар һәм олылар буыннарын берләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев