Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

3 июнь - Бөтендөнья велосипед көне.

Бүген – Бөтендөнья велосипед көне! Латинчадан тәрҗемә иткәндә «вело» - тиз, «педи» - аяклар дигәнне аңлата.

Велосипедны төгәл кем уйлап тапканы әлегәчә билгесез булып кала бирә. Әмма аны беренче тапкыр үзенең сызымнарында Леонардо да Винчи күрсәткән дигән фаразлар да бар. Ул ике тәгәрмәчле механизм рәсемен ясаган. Бу рәсемне кешеләр 19 нчы гасырда гына күргәннәр. Велосипедта йөрү күңелле генә түгел, ул әле сәламәтлек өчен дә бик файдалы.  Җәй айлары - бу спорт төре өчен менә дигән мөмкинлек. Бүгенге көндә велосипед ышанычлы, гади, экологик яктан чиста транспорт. Көненә ярты сәгать тирәсе булса да, велосипедта йөреп алсагыз, кәефегез күтәрелер, сәламәтлегегезгә файдасы күп булыр!
Велосипедта йөрү сәламәтлеккә бик файдалы.Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев