Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Бер фотога төшү өчен 8 сәгать кирәк булган?!

29 июнь – фотоаппарат көне

29 июнь – фотоаппарат көне

Беренче фотоаппаратны, дөресрәге, тышкы кыяфәте белән хәзерге фотоаппаратка бер дә охшамаган, ләкин әйберләрне сурәткә төшерә ала торган җайланманы, француз физигы Жозеф Ньепс уйлап тапкан. Ул бик зур булган. Борынгы фотоаппарат ярдәмендә сурәткә төшү өчен кешегә сигезәр сәгать объектив каршында кымшанмыйча да утырырга туры килгән. Джордж Истмен исә кулда тотып йөри алырлык «Кодак» фотоаппараты уйлап тапкан. 20 нче гасыр башында фотоаппаратларны күпләп җитештерә башлаганнар. Хәзер бу җайланма һәркайсыбызның телефонында. Бик уңайлы, шулай бит?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев