Безнең өй бәйрәме

22 апрель – Халыкара Җир-Ана көне
“Җир-Анабыз”, “уртак йортыбыз” дияргә яратабыз. Бүген, 22 апрельдә, аның көне билгеләп үтелә икән. Әлеге бәйрәм БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2009 елда игълан ителә. Шунысы кызык: Җир көнен төньяк ярымшарда яшәүчеләр язын билгеләп үтсә, көньяк ярымшар халкы көз көне бәйрәм итә.
Җир-Анабыз турында ниләр беләбез соң?
Аңа якынча 4,5 миллиард яшь икәне билгеле. Әгәр сез аны экватор буйлап җәяү йөреп чыгарга теләсәгез, 40 мең 10 километр юл үтәргә туры киләчәк. Ә менә җир өстеннән аның үзәгенә кадәр - 6378 километр. Шунысы да бар: каты катлам 70 чакрым тирәсе генә, үзәккә таба ярымсыек яки сыек хәлдәге матдәләр очраячак.
Җир өстендә һава 57,8 градуска кадәр җылына ала (бу температура 1922 елның 13 сентябрендә теркәлгән). Ә менә иң салкын һава 1983 елның 21 июлендә Антарктидада күзәтелгән. Ул көнне 89 градус салкын булган!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.