Календарь
Бүген – светофор көне
5 август – Халыкара светофор көне
5 август – Халыкара светофор көне
«Авызы юк, борыны юк,
Тик бар аның өч күзе:
Урамдагы хәрәкәтне
Көйләп торадыр үзе».
Бу нәрсә? Дөрес, светофор! Аны 1868 елда Лондонда Джон Пик Найт уйлап тапкан. Беренче светофор семафор укларыннан торган һәм кул белән идарә ителгән. Җайланманың өч төслесе – Уильям Поттс һәм Джон Харисон иҗат җимеше. Аны 1920 елда АКШның Детройт һәм Нью-Йорк шәһәрләрендә урнаштырганнар.
Берлинда хәтта 13 төсле светофор бар икән. Аны аңлау шактый авыр булганга, җайланма янәшәсендә һәрчак полиция хезмәткәре тора, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев