Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Диснейлендның туган көне

2025 елда «Диснейленд» ның туган көне 17 июльдә билгеләп үтелә.

Бу Дата 1955 елда Анахайм шәһәрендә (Калифорния штаты, АКШ) узган беренче күңел ачу паркының тантаналы ачылуы белән бәйле.

Уолт Дисней Диснейлендны булдыру турында 1930-1940 елларда, Лос-Анджелес паркларында үз кызлары Шэрон һәм Диана белән йөргәндә уйлана. Аңа балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә бәхетле булырлык урын булдыру идеясе килә. Диснейлендны нибары бер ел эчендә төзиләр һәм 1955 елның 17 июлендә ул беренче килүчеләрне кабул итәргә әзер булган. Икенче көнне кешеләр Диснейлендка керү өчен төнге сәгать икедән чиратка тезелә башлаганнар. Иң беренче булып чиратта Лонг-Бич шәһәр көллиятенең 22 яшьлек студенты Дэвид Макферсон торган. 17 июльдә үк егет парк ачылышының туры трансляциясен караган һәм легендар Диснейлендка беренче килүче булырга хыялланган. Озак уйлап тормыйча, Дэвид мотоциклга утырган, Лонг-Бичтан Анахаймга кадәр 40 чакрым юл үткән һәм төнге сәгать икедә беренче булып билет кассасы янында чиратка басткан. Берничә сәгать көткәннән соң, ул, ниһаять, киң җәмәгатьчелеккә сатылган беренче билетны алган, ә аның белән бергә Диснейлендка гомерлеккә бушлай абонемент откан. Шуннан бирле Дэвид Макферсон паркка ел саен гаиләсе белән килә, ләкин ул көнне ул беркайчан да онытмый, чөнки аның артыннан берничә мең кешегә чират сузылган булган. 

Уолт Дисней үзенең хыялын тормышка ашыра алган: Диснейленд — ул чыннан да «җирдәге иң бәхетле урын», анда чынбарлыкны бер генә көнгә булса да онытып, балалар фантазиясе, бәхет һәм шатлык дөньясына чумасың.  Биредә балаларны яратучы һәм беркемгә дә моңсуланырга ирек бирмәүче кешеләр эшли.

Ә сез Диснейлендка барыр идегезме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев