Футбол турында нәрсә беләсең?

10 декабрь – Бөтендөнья футбол көне
Футбол диюгә, һәркем сүзнең нәрсә турында барганын яхшы аңлый! Футбол ‒ уйнау өчен иң уңайлы спорт төрләренең берсе. Тубың булса, берни кирәкми. Капканы җиргә сызып билгелисең дә яланаяк йөгерәсең! Хәзер бу беркадәр сәер тоелса да, чынлыкта, күп кенә данлыклы футболчылар бу уенга үзләре үскән ишек алдында яланаяк туп тибеп өйрәнгәннәр.
Әйтик, XX гасырның иң яхшы спортчысы булып табылган Пеле кушаматлы легендар Бразилия футболчысы Эдсон Арантисду Насименту футбол серләренә әтисеннән төшенә. Озак вакыт аның тренировкалары күрше малайлары белән үзләре ясаган тупны тибеп йөрүдән гыйбарәт була. Пеле ‒ өч тапкыр дөнья чемпионы булган бердәнбер футболчы.
Дөньядагы иң озын футбол матчы 36 сәгать дәвам иткән. 2009 елның 11-12 апрелендә оештырылган бу уен Бөекбританиядә “Лидс Бенджерс” һәм "Бристоль" футбол академияләре командалары арасында узган. Уен 285:255 исәбе белән тәмамланган. Лидсның һөҗүмчесе Адам Макфи 75 гол керткән. Командаларда 18шәр уенчы булган.
Футбол тарихында иң сәер уеннарның берсе 149:0 исәбе белән тәмамлана. Уенның сәерлеге исәпкә бәйле дә инде. Әлеге уен Мадагаскарда уза. Биредә "АС Адема" командасы илнең югары лигасында чыгыш ясаучы "Стейд Олимпик Эмиран" командасын җиңә. Җиңелеп баручылар, ачудан, үз капкаларына туп кертә башлый. Уен тәмамланганчы 149 гол кертергә өлгерәләр.
Рәсми төстә футбол дөньяның алты илендә тыелган. Алар арасында Гренландия дә бар. Биредә футбол уйнарга чирәм юк икән.
Дөньядагы иң зур футбол стадионы Төньяк Кореяның башкаласы Пхеньян шәһәрендә урнашкан. “Беренче май” исемен йөрткән аренада берьюлы 150 мең кеше уенны тамаша кыла ала.
Бразилия – футбол буенча барлык дөнья чемпионатларында катнашып килә торган бердәнбер ил.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.