Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Грамоталылыкны арттыруның 5 ысулы

8 сентябрь – Халыкара грамоталылык көне

8 сентябрь – Халыкара грамоталылык көне

“Бу сүз ничек языла әле?” Еш кына шулай баш ватасың икән, безнең киңәшләргә колак сал. Грамоталылыкны арттыруның 5 ысулын тәкъдим итәбез.

1.Диктант яз.

Диктант ярдәмендә грамоталылыкны тикшереп кенә калмыйлар, ә арттыралар да.

2.Күбрәк укы һәм сүзлекләргә кара.

Грамоталы язу өчен кагыйдәләрне белү генә җитми, укырга да кирәк.

3.Кычкырып укы.

Укыганда һәр авазны кычкырып әйтү грамоталылыкны арттыра.

4.Күчереп яз.

Җөмләне укы, исеңдә калганча кабатла, җөмләдә очраган орфограммаларны билгелә. Җөмләне тагын бер тапкыр кычкырып укып чык һәм исеңдә калганча яз. Соңыннан дөреслеген тикшер.

5.Ребус, кроссворд, анаграммалар чиш.

Башка төрле сүз уеннары да грамоталылыкны арттырырга булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев