Җитәкчебезне котлыйбыз!

Бүген – яраткан җитәкчебез, язучы, җәмәгать эшлеклесе Зиннур Хөснияр туган көн! Зиннур абыебыз бик җитди дә, фотодагыча «бала» да була белә. Шуңа күрә ул олылар өчен хикәя-повестьлар гына түгел, балаларга да шигырьләр, хикәяләр, үртәвечләр һәм тагын бик күп кызыклы әсәрләр иҗат итә. Алай гынамы соң, Зиннур абый – «Салават күпере» журналын булдырган шәхес! Кыскасы, нәниләрнең якын дусты!
Без аны барлык балалар исеменнән туган көне белән котлыйбыз! Сәламәтлек, иҗади уңышлар, бар яктан да түгәрәк бәхет телибез! Балачак илендә озак еллар бергә шатланыйк, Зиннур абыебыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.