Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Карга көне

Шундый бәйрәм дә бар икән! Бу көнне хантлар һәм мансилар апрель аенда бәйрәм итә. Хантларда ул «Вурна хатл» дип аталса, мансиларда «Уринэква хотал» дип йөртелә.

Килеп чыгышы 

«Карга көне» – әлеге төньяк халыклары өчен бик мөһим бәйрәм. Ул яз җитүне, яңа ел башлануны аңлата. Язның беренче хәбәрчеләре – каргалар. Шуңа да бәйрәмне алар исеме белән атаганнар да. Нәкъ менә бу кошлар тавышыннан табигать уяна башлый, дип саный төньяк халыклары. Алай гына да түгел, монда карга хатын-кызлар һәм балаларның сакчысы булып санала. Бәйрәмне үткәрү рәвеше нәкъ менә шушы ышанулар белән бәйле.

Бәйрәмдә нишлиләр?

Бу көнне бишекләрдәге пычкы чүбен (аны бишек төбенә дым җыю өчен урнаштыралар) авыл читендәге агач төбенә чыгарып салалар. Янәсе, җылы яклардан кайткан карга шунда тәпиләрен җылыта. Ә менә карга басып торган мүкне, киресенчә, бишек төбенә түшиләр.

Элек бәйрәм алдыннан балалар өчен саламнан оялар әзерләп, аларга йомарланган кар салганнар һәм төрле урыннарга яшергәннәр. Бәйрәм иртәсендә нәниләрне шул ояларны эзләргә чыгарып җибәргәннәр. Ояларны хәзер дә ясыйлар. Ә менә кар урынына, гадәттә, тәм-том салалар.

Бәйрәмнең иң «тәмле» өлеше табигатьтә уза. Учакта ризык әзерләп, каенга келиндерләр (болары – кояш символы), төрле төстәге тасмалар эләләр. Тасманы элгәндә теләк теләргә кирәк, ул, һичшиксез, чынга ашачак, дип ышана хантлар һәм мансилар.

Шул арада яшьләр көч сынаша: көрәшәләр, таяк белән йөгерәләр, сикерәләр. Әлбәттә, бәйрәм җыр-биюсез дә узмый. Милли биюләрдә бәйрәмгә җыелган бөтен халык катнаша.

Хантлар һәм мансилар күпләп яши торган Юграда Карга бәйрәмен апрельнең икенче шимбәсендә уздыралар. 2013 нче елдан ул төбәктә рәсми рәвештә билгеләп үтелә.

Карга көненә бәйле сынамышлар

Карга көнендә җил төньяктан иссә, тагын бер ай салкын булачак.

Карга агачның башына ук утырса, язгы ташу көчле булып, су басачак.

Карга агачның корыган ботагына утырса, җәй салкын һәм яңгырлы булыр; тере ботакка утырса, җылы һәм кояшлы җәй көт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев