Микродулкынлы мичтә нәрсә пешерергә ярамый?

6 декабрь – микродулкынлы мичнең туган көне
Аны 1945 нчы елда АКШта уйлап тапканнар. Беренче микродулкынлы мич бик зур булган. Биеклеге – 170 сантиметр, киңлеге – 1 метрга якын, ә авырлыгы 300 килограммнан да артып киткән. Өстәвенә, бик кыйммәт торган. Мондый мичләрдә АКШ хәрбиләре өчен ризык җылытканнар. Бары тик узган гасырның 70 нче еллары ахырында гына микродулкынлы мич гади хуҗабикәләргә дә барып җиткән.
Сез беләсезме?
Микродулкынлы мичтә кабыклы йомырка пешерергә ярамый – ул шартлаячак.
Мондый мичкә тимер, кургаш, кәгазь савытлар да тыгарга киңәш ителми. Алар магнетронга зыян салачак. Ә кәгазьгә ут кабарга да мөмкин.
Микродулкыннар савыт-саба юу өчен губкаларны зарарлы матдәләрдән арындыра. Губканы мичкә бер минутка куеп алсагыз, анда микроорганизмнар калмаячак.
Кипкән, каткан ипигә бераз су бөркеп, микродулкынлы мичтә җылытып алсагыз, ипи яңа пешкән кебек булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.