Оекбаштан – уенчык

21 апрель – оекбаш көне
Менә сиңа мә! Оекбаш көнен дә билгеләп үтәләр икән. Оекбаш кияргә барыбыз да күнеккән. Ул аякларны җылы тота, җәен тузаннан саклый. Аның ниндиләре генә юк: чәчәклесе, чуклысы, төслесе, мультфильм геройлары төшерелгәне... Җәй көне оекбашның бизәлешенә игътибар итсәк, кышын җылы булуы мөһим. Оекбаштан бик кызык уенчыклар ясарга да була икән. Сезнең ясаганыгыз бармы? Булса, фотосын безгә дә җибәрегез әле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.