Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Рюкзагың авырмы?

21 сентябрь – мәктәп рюкзагы көне

21 сентябрь – мәктәп рюкзагы көне

УЛ НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ?

Букчаның арткы өлеше каты булсын. Бу авырлыкны дөрес бүлү өчен кирәк.

Рюкзакның җилкә аша киелә торган баулары киң булырга тиеш.

Букчаның киңлеге – баланың җилкә киңлегеннән киңрәк булмаса, ә биеклеге арка озынлыгы кадәр булса яхшы. 

Яктылык кайтаргыч элементлар булу да мөһим. Алар балага юлда имин йөрергә булышыр.

Иң мөһиме! Рюкзакның авырлыгы, китаплар тутыргач, бала авырлыгыннан 10 тапкыр кимрәк булырга тиеш! 1-2 сыйныф укучылары өчен 1,5-2 килограммнан арткан рюкзак күтәреп йөрү зыянлы. 3-4 сыйныфларда – 2,5, ә 5-6 сыйныфларда 3 килограммлы рюкзак күтәреп йөрү рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев