Троллейбусның туган көне

13 апрель – троллейбусның туган көне

Троллейбус – иң уңайлы һәм тирә-юньгә зыян салмый торган транспорт чараларының берсе. Аны 1880 елда уйлап табалар. Ике елдан рельссыз транспорт чарасы Германия юллары буйлап йөри башлый.

“Троллейбус” сүзе инглиз теленнән алынган. Ул “трамвай автобусы” дигәнне аңлата. Беренче троллейбусларны исә “рельссыз трамвай” дип йөртәләр.

Россиядә әлеге транспорт чарасы 1902 елда пәйда була. Бөек Ватан сугышы елларында йөк ташучы троллейбуслар чыгаралар. Алар шәһәр буйлап утын, азык-төлек һәм хәрби йөк ташыйлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
    398
    0
    1