Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Халыкара балалар китабы көне һәм Һанс Кристиан Андерсенның туган көне

Халыкара балалар китабы көне язучы Һанс Кристиан Андерсен исеме белән тыгыз бәйләнгән.

 

Һанс Кристиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендә  Даниядә туа. Кечкенә Һанс әтисенең кычкырып китап укуын бик ярата торган була.

Бервакыт алар яшәгән шәһәргә Копенгагеннан танылган театр килә.  Малайга театрда шулкадәр ошый, ул үзенең уенчыкларына киемнәр тегә башлый. Әйтерсең лә, уенчык-курчаклары ‒ актерлар. Ул алар өчен үзе пьесалар уйлап таба, шушы шөгыле аңа ләззәт бирә.

Күпмедер вакыттан соң малай әтисез кала. Хәзер инде аңа берәү дә кычкырып китаплар укымый, театрга йөртми. Тик Һансның актер булырга теләве зур хыял булып кала. Соң булса да, ул гимназиягә укырга керә. Егерме ике яшендә генә аны тәмамлый. Беренче шигырьләрен ул уку елларында яза башлый. Тик, ярлы гаиләдән булганга, күпләр аннан көлә. Ләкин Һанс иҗат итүдән туктамый, әкиятләр дә яза.  Әкренләп дөньяга язучы буларак таныла. Аның турында күп кенә илләрдә ишетәләр, иҗаты белән кызыксыналар.

Андерсен әкиятләрен төрле телләргә тәрҗемә итәләр. Татар телендә аның 17 әкиятен туплаган “Унике сәяхәтче” исемле китабы дөнья күрә. Аны Люция Гыйззәтуллина тәрҗемә иткән.
Фото: https://ru.wikipedia.org/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев