Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

75 ел Бөек Җиңүгә!

Укучыбыздан шигъри күчтәнәч.

Исәнмесез, “Сабантуй” журналы редакциясендә эшләүче апалар һәм абыйлар! “Сабантуй”га гел язылып барабыз, аны яратып укыйбыз. Журналның эчтәлеге бай, үзе шундый матур – кулдан да төшерәсе килми. Шундый зәвыклы журнал чыгаруыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Халкыбызның иң истәлекле бәйрәме – Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата шигырь яздым. Шуны сезгә дә җибәрәм.

75 ел Бөек Җиңүгә!

41дә тыныч илебезгә

Немец гаскәрләре ташланган.

СССРга каршы Герман иле

Игълан итми сугыш башлаган.

 

Чиктәш илләр, беренчеләр булып,

Сугыш афәтенә эләккән.

Самолеттан төшкән бомбалар

Җимергәннәр барысын рәттән.

 

Җир өстеннән үткән танклар

Шәһәрләрне камап алганнар.

Шәһәрдәге йортлар җимерелгән,

Күп авыллар дөрләп янганнар.

 

Дошманнарны яуда җиңәр өчен

Ир-егетләр киткән сугышка.

Хатын-кызлар балалары белән

Ләгънәт укып калган немецка.

 

Яу кырында совет солдатлары

Курку белми алга барганнар.

Арысланнар кебек сугышканнар,

Җиңү өчен ятып калганнар.

 

Ничә тапкыр, камалышта калып,

Ялангачлык, ачлык сынаган.

Сугыш кырындагы солдатларның

Тагын бер кат көче сыналган.

 

Авырлыкка түзгән илем халкы,

Җитештергән икмәк, киемнәр.

Йон бияләй, җылы оекбашлар

Бары фронт өчен, диелгән.

 

Еллар үткән, сугыш дәвам иткән,

Кешеләрнең гомере өзелгән.

Үлеп калган герой солдатлар да

Туган җирдән ерак күмелгән.

 

Сугыш беткән, әмма илебездә

Тол калганнар күпме аналар!

“Әти” сүзен бер дә әйталмыйча

Ятим калган бик күп балалар.

 

Истә тотыйк, арабыздан китеп,

Бакыйлыкка күчкән җаннарны.

Хөрмәт белән карыйк исәннәргә,

Исәннәр дә бик аз – санаулы.

 

Җиңү бәйрәмнәре якынлаша,

Еллар тыныч булсын илемдә!

Ямьле яз көнендә бәйрәмебез –

75 ел Бөек Җиңүгә!

 

Лиана ХӘБИБУЛЛИНА,

Мөслим районы, Мөслим авылы
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев