Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Әбием киңәшләре.

Әниемнең әнисе – әбием була минем, Әби генә тугел әле, ул минем Дәү Әнием!

Кечкенәдән ук назлап, иркәләп, чәчләремнән сыйпап, «нәнәгым» диеп яратучы – ул минем Галия әбием. Ул бабай белән бергә гузәл табигатьле, киң урманлы, боргаланып аккан Өлә елгасы ярларына урнашкан Казаклар авылында гомер итә. Шул авылның мәктәбендә инде 30 елдан артык балаларга белем бирә. Укучыларны үз оныклары кебек якын күреп, аларны узенең киңәшләре белән тәрбияли. 

Без һәр ял көннәрендә аның янына кунакка кайтырга ашкынып торабыз. Ул һәрвакытта да безне елмаеп, көләч йөз белән тәмле ризыклар пешереп зур түземсезлек белән көтеп ала. 

Без аның белән һәрвакытта да төрле эшләр эшлибез. Ул миңа узенең файдалы киңәшләрен бирә. Әйтерсең лә, мине зур тормышка әзерли. Җәй көннәрендә кош-кортлар, маллар карарга өйрәтә, ничек итеп бакчадан зур уңыш алу серләрен ача.  Җиләк-җимешләрдән тәмле тәм-томнар әзерләргә, шулай ук өй тирәләрен, йорт эчләрен чиста-пөхтә тотарга өйрәтә. Без аның белән бик еш  камыр ризыклары пешерәбез. Дәү әнием миңа үзенең тормышында булган вакыйгаларын сөйли. Әбисе аңа биргән киңәшләрен минем белән дә уртаклаша.  Мин беләм, аның биргән киңәшләре, киләчәк тормышымда зур таяныч булачак. 

Җир шарында яшәгән барлык балаларның да әбиләре  минеке кебек кадерле, киң күңелле, бала җанлы  булсын иде. 

Минем әбием безнең гаиләбезгә нык төрәк һәм зур үрнәк! Без аны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Тагын да күп еллар, бабай белән бергә, безне шатландырып, куандырып зур, тулы гаилә булып яшәсеннәр иде. 

Эльза Сабирҗанова, 4 нче номерлы Биектау урта мәктәбенең укучысы.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев