Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Әбием киңәшләре

.

Ул безгә кирәк!

Дәү әнием – Гөлфирә. Ул элеккеге Дөбьяз районы Чыршы авылында туган. Әти-әнисе гади колхозчы булган. Алар гаиләдә 4 кыз үскәннәр. Хәзер дәү әнигә 75 яшь. Ул һәрвакыт шат күңелле, күрше әбиләре белән дус, тату яши. Яшьләр дә аны ярата. Урамда күренмәсә, кереп хәлен беләләр. Дәү әнием биш вакыт намаз укып, изге теләкләр теләп, дога кыла. Безгә дә һәрвакыт ачык күңелле, ярдәмчел, тирә-юньдәгеләргә мәрхәмәтле булырга киңәш итә. Без дәү әниебезгә озын гомер телибез, ул безгә бик кирәк!

Рүзәл Миндубаев, 

Казан шәһәре 14 нче гимназиясе укучысы.

 

Әбием – алтыным...

Әбиле кеше – бәхетле кеше. Мин дә шундыйларның берсе! Фәния әбиемә 83 яшь. Өебезнең нуры ул. Исеме дә җисеменә туры килеп тора! Әбием бик белемле. Миңа да китаплар укырга куша. «Әниеңә булыш, артыңнан уенчыкларыңны җыеп куй, киемнәреңне урынына эл...» – дип искә төшерергә дә онытмый. Кечкенә вакытта кайбер киңәшләренең файдасын аңлап бетермәгәнмен икән. Әбием мине төгәллек, пөхтәлек, ярдәмчеллеккә өйрәткән, олыларга хөрмәт тәрбияләгән. Мин аңа бик рәхмәтле!

Алинә Мирзаянова,

Азнакай районы Җиңү бистәсе мәктәбе укучысы.                

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев