Сабантуй почтасы
Җәйне сагынам!
Сәлам, «Сабантуй» журналы редакциясе! Минем исемем Гаяз Сабирҗанов. Мин Самара шәһәрендә яшим һәм« Спутник» лицеенда укыйм.
Җәй көне мин Төркиядә ял иткән идем. Анталиядә шул көннәрдә милли бәйрәмебез Сабантуй узды. Ул Beach Park паркында үтте. Анда Татарстан һәм Төркия байраклары бик күп иде, өчпочмаклар, чәк-чәк, коймаклар, чәй, түбәтәйләр, калфаклар саттылар. Бик күп биюләр, татар көйләре, ярышлар булды. Мин хәтта конкурсларда катнаштым: капчык киеп сикердем дә, йомырка салынган кашык белән йөгердем. Миңа бик ошады. Барлык оештыручыларга да зур рәхмәт! Менә җәйге фотоларга карап шул мизгелләрне искә алып сагынам!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев