Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Алтынур һәм аның дуслары Кыш бабайга ничек ярдәм иткән?

– Дусларым, сез безнең белән танышмы? Мин – Алтынур – тылсымлы кар бөртеге. Соңгы хәбәрләрне ишеттегезме әле? Быел Кыш бабай Татарстандагы Идел-Кама тыюлыгынннан киләчәк, ди.

– Ник? Ни өчен алай икән?

– Йортына Бичура ияләшкән, ди. Ә бит сез аны беләсез, Бичура өйне туздырып, астын-өскә китерүе дә бар. Ул тынычланганчы, Кыш бабабыз яшәү урынын алыштырып карарга булган. Киткәндә бик ашыккан, хәтта серле капчыгы белән сихри таягын, җылы оекбашларын да онытып калдырган. Әле җитмәсә киез итеге, бияләйләре  утырган, таушалган, ди.

– Ничек инде утырган? Кая утырган? Нигә таушалган ?

– И-и-и дустым, син дә туган телеңдә начар сөйләшә башлагансың икән бит. Утырган – димәк, кечерәйгән, ә таушалган озак вакытлар куллану аркасында искергән дигән сүз.

Ә-ә-ә аңладым хәзер. Бер телдә ун хикмәт, ди иде дәү әнием. Хәзер мәгънәсенә төшендем инде.

– Кыш бабакаебыз бик карт бит инде. Аны бу бәладән ничек булса да коткарырга, ярдәм кулы сузарга кирәк.

– Туктагыз әле. Аның янында тыюлыктагы ак койрыклы диңгез бөркете, янутка охшаган эте  яши түгелме соң?

– Әйе, әйе. Хәзер алар безгә күз ачып йомганчы киез итеген дә, җылы бияләйләрен, сыздырып кына кардан шуардай чаналарын да китереп бирәчәк.

– Ә син кайдан беләсең ?

– Минем кулымда Татарстанның серле картасы. Нәрсә генә юк анда. Хәзер очып кына Кукмарадан киез итекләр, Пошалымнан өр-яңа чаналар, Буадан җылы бияләйләр алып кайтабыз. Балаларга бүләккә төрле тәм-томнар да онытмыйк: телеңне йотарлык чәкчәк, бавырсак, баллы кәнфитләр... Баулыга барып сыр, каймак, Лаештан тәмле балык, Кама Тамагыннан затлы савыт-саба монда үскән алма-чияләрдән ясалган файдалы кайнатмалар, Зәйдән  шикәр, ә Сабадан хуш исле үлән чәйләре. Әле Балык Бистәсендә Алтайдан кайтарылган боланнар да бар бит...

– Болай булгач, кунаклар да чакырыйк инде. Яңа Кырлайда аның дуслары  Кыш бабай, Кар кызы, Шүрәле, Былтыр, Алтынчәч  яши икән.

– Аларны ничек чакырабыз соң?

– Әйдә, «Сабантуй» журналына белдерү бирәбез. Аны бит балалар да, олылар, хәтта өлкәннәр дә укый. Алар дусларыбызга җиткерерләр.

–Шәп! Бик шәп идея булды бу! Рәхмәт!

Һәркайда дусларың булу нинди күңелле. Шулай итеп, күз ачып йомганчы Алтынур һәм аның дуслары Кыш бабайга яңа йортка күчәргә булышты. Дусларым, әйтегезче, ә Бичура белән нишлибез? Сездән киңәшләр көтеп калам.

 

 

«Адымнар – күптелле белем бирү» мәктәбенең 4 нче «О» сыйныфыу кучылары

Сыйныф җитәкчесе: Фәйзрахманова Розалия Рәшит кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев