«Апушның тылсымлы төшләре»
Арча районы мәдәният йорты сәхнәсендә «Апушның тылсымлы төшләре» премьерасы узды.
Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган, аның әсәрләренә нигезләнгән беренче библиоперфоманс (геройлар белән җанлы тамаша-спектакль) үзәк балалар китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде. Проект Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Китапханә каршында эшләүче «Сәйлән» балалар китап театр студиясенең кечкенә артистлары эчтәлекле музыкаль тамаша күрсәтте. Спектакль Габдулла Тукайның әкиятләренә нигезләнеп, бүгенге күзлектән чыгып куелган. Су анасы, Шүрәле, Былтыр, Кәҗә белән Сарык, Акбай, йорт ияләре Сәгъди абзый гаиләсенә килеп эләккән Апушның төшләре аша тасвирланды. Күз яшен чыгарырлык мизгелләр дә, рәхәтләнеп көлерлек күренешләр дә бар иде. Арчанын 5 нче гимназиясе укучысы Сабиров Ильяс Былтыр ролендә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев