Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

«Археос»та булдым!

Археос

Нәрсә ул «Археос» дисезме?! Мин ял иткән лагерь шулай дип атала. Ул башка лагерьларга бер дә охшамаган. Ике атнага тарихи дөньяга килеп кергәндәй булдык. Татарстан белән Мари Эл республикалары чигендәге урманда, Илеть елгасы буенда XVII гасырга «эләктек»! Монда чып-чын тарих: шул чорда яшисең, шул дәвер һөнәрләрен өйрәнәсең. Кемдер батыр сугышчы, кемдер акыллы карт, кемдер чүлмәкче яки табиб... Хәтта патша кызы да! Көн саен үзебезгә яңалык ачтык, остаханәләрдә эшләдек. Тукымадан киемнәр тегү, балчыктан савыт-саба, металлдан бизәнү әйберләре ясау, төрле кораллар эшләү дисеңме, һәммәсе дә бар. «Археос»та өйрәнгән һөнәрләр миңа киләчәктә дә файдалы булачак.

Амелия Галләметдинова,

Казан шәһәренең 183 гимназия укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев