Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Әтием - алтын баганам

Балалар иҗаты

Жир йөзендә иң якын кешелер әти-әнидер. Әни үзенең назын бирсә,әти һәр яктан терәк булып тора.  Әтиләрнең канат астында үзеңне көчле һәм иркен хис итәсең.

Минем әтием Рамил да – иң яхшы, олы җанлы, иң әйбәт әти. Ул туган авылыбыздагы мәктәпне тәмамлап, алга таба үзенең укуын дәвам итә. Аннан соң инде армия сафларында хезмәт итә. Хезмәтен тәмамлап кайткач та үз бәхетен читтән эзләми, туган авылында тормыш корып җибәрә. Әнием Ләйлә белән бергәләп зур, матур йорт салып керәләр. Абыем Рәсимҗан, мин һәм энебез Мөхәммәт туа. Әтием янгын сүндерүче булып эшли.Ул үз эшен яратып башкара.  Ул эштән арып кайтса да,  безнен белән уйнарга, безгә булышырга көч һәм вакыт таба. Әтием малларны бик ярата. Күп итеп мал-туар асрыйбыз. Кичләрен бергәләп маллар арасында кайнашабыз. Бу безгә ялкауланмаска, эш сөеп үсәргә этәргеч бирә. Әтием безне бик ярата, әниемне дә гел яратып матур сүзләр белән генә эндәшә. Минем әтием кебек әтиләр юк   кебек миңа. Ныклы терәк, алтын баганабыз ул безнең. Әтием беркайчан да авырмасын иде, гел шундый әйбәт игътибарлы, ягымлы әти булып калырга язсын аңа, ходаем. Мин әтиемне бик яратам!

 

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең

6 сыйныф укучысы Шәйдуллина Назлыгөл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев