Балалар бакчасында “Тукай” бәйрәме!

Шигърият күгендә иң якты йолдыз булып янучы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән балалар кече яшьтән таныша башлыйлар. Балалар бакчаларында әлеге юнәлештә зур эш башкарыла. Әлбәттә, әлеге зур чарада безнең Яңа Савин районы 87нче номерлы балалар бакчасы да читтә калмый.

Быел да апрель аенда бакчабызда бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә балалар әдипнең шигырьләрен сәхнәләштерделәр, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар, кунакка килгән әкият геройлары белән уйнадылар. Залыбыз түрен шагыйрьнең әсәрләре буенча оештырылган балалар эшләре күргәзмәсе бизәде.
Шунысы куанычлы: шагыйребез иҗаты белән татар балалары гына түгел, ә башка милләт балалары да кызыксына, алар да Тукай шигырьләрен теләп өйрәнә, сәнгатьле итеп сөйли, татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын искиткеч зур осталык белән башкаралар.
Гөлнара Гатауллина
87нче номерлы балалар бакчасының татар (ана) теле тәрбиячесе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    20
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    19
    0
    0